«Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый тикшерү» темасына багышланган пресс-конференция

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

2015 елның 27 гыйнварында сәгать 11:00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында  (Декабристлар ур, 2) «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый тикшерү» темасына багышланган пресс-конференция узачак.

Пресс конференциядә катнашучылар:

1. Коммерцияле булмаган «ЖКХ контроль» (Мәскәү) оешмасының башкарма директоры, РФ Иҗтимагый палатасының җирле үзидарә һәм торак-коммуналь сәясәт буенча комиссиясе председателе  – Разворотнева Светлана Виктор кызы.

2. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Крайнов Сергей Аркадий улы.

3. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының председатель урынбасары – Борисова Лилия Петр кызы.

4. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы – Каримов Марат Асфан улы.

5. А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты профессоры – Застела Михаил Юрий улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International