Рөстәм Миңнеханов «Эфир» телекомпаниясен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге 2014 елгы премияне яулаулары белән котлады

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эфир» телекомпаниясе коллективын региональ эфирда алдынгы урынны күп еллар саклап калулары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге 2014 елгы премияне яулаулары белән котлады.

Бу хакта «Эфир» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Андей Григорьевка юлланган телеграммада әйтелгән.

«Хөрмәтле Андрей Парамонович! Сезне һәм «Эфир» ҖЧҖнең бөтен коллективын региональ эфирда алдынгы урынны күп еллар саклап калу өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге 2014 елгы премияне алуыгыз белән котлыйм, - дип әйтелә, аерым алганда, телеграммада. - «Эфир»ның абруйлы, танылган региональ телеканал исемен ныклы саклавы шатлыклы, ул Татарстандагы мәгълүмат киңлеген югары сыйфатлы һәм актуаль материаллар белән тәэмин итә.

Алга таба да профессиональлек һәм мавыкканлык эшегезнең нигезе булсын. Яңа елда барыгызга да бәхет, сәламәтлек, иминлек, иҗат шатлыгы һәм яңа уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International