Татарстан премьер-министры Илдар Халиков: «Бу конкурслар һәркемне табигать биргән бай һәм гүзәл тирәлекне саклауның әһәмияте турында уйландыра»

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-тамаша комплексында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә ярдәм итү, экологик темаларга язучы республика хәбәр чараларын активлаштыру, журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максаты белән үткәрелгән иде.

Чарада Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Үзенең тәбрик чыгышында ул муниципалитетларда башкарылган акция һәм проектларны, аерым алганда “Яшел рекорд” проектын, нефть чыгару һәм нефть химиясе предприятиеләренең экологик програм¬маларын, аларның бүгенге закон таләпләреннән дә шактый алдарак баруын билгеләп үтте. “Бу конкурслар Татарстанда яшәүче һәркемне, һәр предприятие хезмәткәрен табигать биргән бай һәм гүзәл тирәлекне саклауның әһәмияте турында уйландыра”, – дип белдерде.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров исә үз чыгышында республика җитәкчелегенә әйләнә-тирәлекне саклау эшендә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, индустрия предприятиеләре белән партнерлыкта әзерләнә һәм тормышка ашырыла торган экологик программа һәм проектларны уңышлы дип бәяләде.

Эколидер-2014” конкурсында Татарстанның эре предприятиеләренең, муниципаль берәмлекләрнең вәкилләре, журналистлар, экология хәрәкәтләре, җәмәгать һәм мәгариф оешмалары, активистлар катнашкан иде. Анда җиңеп чыктылар:

“Кеше һәм табигать” конкурсында җиңүчеләр:

“Иң яхшы телесюжет” номинациясендә:

“Россия-1. Татарстан” телерадиокомпаниясе, “Вести” программасы, Лилия Жданова, Ольга Дегтяренко

“Казан” телерадиокомпаниясе, “Башкала” программасы, Ләйсән Сабирова

“Татнефть” ААҖ телестудиясе, Әлмәт, Марат Бәдретдинов

“Иң яхшы вакытлы матбугат мәкаләсе” номинациясендә

“Ватаным Татарстан” газетасы, Чулпан Хәйруллина

“События недели” газетасы, Вәсилә Ширшова

Мөслим районы “Авыл утлары” газетасы

Баулы районы “Слава труду” газетасы

«Иң яхшы радоисюжет» номинациясендә:

«Татарстан» ДТРК радиосы, Йолдыз Крепостина

“Казан радиосы”, Марат Шәйдуллин

“Иң яхшы электрон басмасы материалы” номинациясендә:

“Татарстан экологиясе” электрон мәгълүмәт басмасы, Людмила Карташова

Түбән Кама шәһәре электрон порталы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International