ТРда кече һәм урта эшмәкәрлек усешенә багышланган медиа-проектлар һәм журналист эшләре V республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Һәр ел була торган конкурс эшмәкәр эшчәнлеген популярлаштыру максаты белән үткәрелә. Быел конкурста 70тән артык кеше катнашкан. Икенче ел оештыручы булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тора. ТР журналистлары берлеге һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы конкурс партнерлары булдылар.
Илебезнең төп әдәби вакыйгасы 4 июньнән 7 июньгә кадәр Россия башкаласының үзәгендә узачак. Бу юлы да китаплар мәйданның бөтен киңлеген — Василий Блаженный соборыннан алып тарихи музейга кадәр булган өлешен алып торачак, алар шулай ук Гумда да үз урыннарын алыр дип көтелә.
Ислам дөньясы белән «кул бирешү» сәясәтчеләр һәм экспертлар телендә нәрсәне аңлата?
Татарстан халкын башка төбәкләрдә үз туганнарыдай каршы алу ни белән бәйле?