Ике Татарстан журналисты иң яхшы Россия журналистлары булып танылдылар
2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Яңа ел алдыннан «Журналист» журналы 2014 елга нәтиҗәләр ясады һәм алты иң яхшы басма авторларын билгеләде. Алар арасында ике Татарстан журналисты: ректор киңәшчесе – КФУ җәмгыять-информацион центр җитәкчесе Юрий Алаев һәм ТР журналистлары берлеге рәисе урынбасары, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова.
Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.