Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач “Татар-информ” МАда булды

2014 елның 12 декабре, җомга

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында кунакта Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач булды.

Әле сентябрь аенда гына үз вазифасына керешкән мәртәбәле кунак өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский экскурсия уздырып, агентлыкның төбәк медиакиңлегендәге урыны, эш шартлары белән таныштырды. Турхан Дилмачка "Татар-информ"ның рус, татар һәм инглиз телләрендә көненә һәм елына күпме мәгълүмат, аналитик һ.б. төр материал эшләп чыгару, онлайн-трансляцияләр, видеоконференцияләр, шулай ук илебез һәм чит илләр белән видеокүперләр уздыру мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерде.

Аннан соң Турхан Дилмач һәм Леонид Толчинский төрле мәсьәләләр буенча әңгәмә кордылар. Генконсул Татарстан Республикасы һәм аның мәркәзе Казанның күңеленә бик якын булуын белдерде. Ул Мәскәүдә, Төркия илчелегендә дүрт ел вакыт эшләү дәверендә, Казанга Универсиада алдыннан килүе турында хәбәр итте. “Ул вакытта шәһәр зур төзелеш мәйданын хәтерләтә иде, шулай булса да, Казан миңа ул вакытта ук бик ошады. Аннан Казанга, Универсиададан соң, Төркиянең Мәскәүдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесен озата килергә туры килде. Менә шул вакытта алган тәэсирләрдән соң, Казанда эшләү теләгем тагын да көчәйде. Бүгенге көндә Казан тышкы кыяфәте, үсеше буенча да зур адым ясаган, дип әйтер идем. Өстәвенә, табигать тә аны матур җирлек белән бүләкләгән”, - диде Турхан Дилмач.

Консул әйтүенчә, Казанга килеп эшкә урнашуына килгәндә, ул үзе бу хакта теләк белдергән. “Безнең эш системасында теләкләребез исәпкә алына. Моңа кадәр минем илчелектә Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек алып барганымны күздә тотып, җитәкчелек шушы вазифаны ышанып тапшырды”, - дип белдерде ул.

Турхан Дилмач башкаланың төрле күркәм урыннарында фотосурәткә төшәргә бик ярата икән. Аннан ул фотосурәтләрне дусларына җибәрә. “Шул фотоларны күреп, дус-ишләрем таң кала, аларның Казанны якыннан күрәсе килә. Гомумән, мин Төркия халкының Казанга килеп, биредәге матурлыкны күрүен теләр идем”, - дип белдерде Турхан Дильмач.

 Әңгәмә барышында Төркиянең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләре, үзара бизнес мөмкинлекләре, мәдәниара багланышлар һәм башкалар турында сүз барды.

Генераль консул “Спорт FM” радио студиясенә килеп, спорт темасына да очрашу үткәрергә теләген белдерде. Шулай ук әңгәмәдәшләр төрек, татар һәм рус халык ашларын тәкъдим итүгә багышланган очрашу үткәрергә дә сүз куешты.

Искәртеп узабыз, “Татар-информ”- соңгы 20 елдан артык вакыт эчендә Татарстанның һәм Идел буе төбәгенең эре ММЧ буларак абруй казанган, ТРда әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы. Гаять зур эш тәҗрибәсе туплаган агентлыкта профессиональ журналистлар эшли, Калининградтан алып Владивостокка кадәр, шулай ук Төркиядә үз корреспондентлары бар. Бу исә “Татар-информ”га үзенә Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда барган вакыйгалар турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирүче буларак киң һәм абруйлы аудитория яулау мөмкинлеге бирә. Көн саен һәм тәүлегенә 24 сәгать буена “Татар-информ” рус телендә 250гә, татар телендә 40ка кадәр (татар телендә үзлектән әзерләнгән һәм тәрҗемә ителгән материаллар, шулай ук ерак чит илләрдә гомер итүче татарлар өчен латин графикасында бирелә), инглиз телендә 25-30лап мәгълүмат әзерли. Тулаем агентлыкның аена 1 млн. тирәсе материалы укыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International