"Казан" журналы Казан ратушасында үзенең 20 еллыгын билгеләп узачак

2014 елның 12 декабре, җомга
Бүген Казан ратушасында “Казан” журналының 20 еллыгына багышланган бәйрәм була. Тантаналы чарада 200-дән артык кунак – журнал дуслары, аның даими авторлары һәм язмалар геройларының катнашуы көтелә.

Бәйрәм итү кысаларында “Күпйөзле Казан” дип исемләнгән фотосурәтләр күргәзмәсе оештырыла. Ул кунакларны Арнольд Бренингның аклы-каралы фотолары, шулай ук бүгенге көн Казан фотографиясе осталарының эшләре белән таныштырачак.

Бәйрәмне Анатолий Василевский җитәкчелегендәге кинематография джаз-оркестры чыгышы, Анастасия Илюшкина җитәкчелегендәге “Ренессанс” камера оркестры, Миләүшә Тәэминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгышлары бизиячәк.

Белешмә өчен: “Казанжурналыай саен чыга торган иллюстрацияле журнал, беренче номеры 1993 елда дөнья күрә. Журналның алмашсыз редакторыЮрий Балашов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International