Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Татарларның Беренче Бөтендөнья сугышында катнашуы хакында Мәскәүдә фильм күрсәтелә
2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Фильмның авторлары — Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче татарстанлылар
6 декабрь көнне ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле җәмәгатьчелеккә ике документаль фильм тәкъдим итәчәк. Алар Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 һәм Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан күрсәтелә. Фильмның авторлары —Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче татарстанлылар: телевидениедә алып баручылар Фәридә Корбангалиева (“Россия” телеканалы), Максим Шәрәфетдинов (“Беренче канал”), режиссеры — Денис Красильников, “Би-Би-Си” журналисты Ольга Ившина, дип хәбәр итә тулы вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.
Кичә “Незаметные герои неизвестной войны” фильмын күрсәтү белән башланып китәчәк. Кинолента татарларның Беренче Бөтендөнья сугышында катнашуына багышлана. Дөрес, бу сугыш хакында Совет архивларында озак елларда яшереп тордылар, мәктәп дәреслекләрендә дә берничә генә бит бирелә иде.
Сугышка 1,5 миллионнан артык татар кешесе алынган, шуларның 100 меңе сугыш кырларында һәлак булган яки тоткынлыкта үлгән. “Билгесез сугышның күренмәс батырлары” фильмы батырлыклары онытылган татарларга багышлана.
Картина бик күп вакыйгалар һәм сирәк кадрларга бай. Төшерү төркеме сугыш эзләре буенча Санкт-Петербург, Казан, Оренбург, Калининград, Литва, Беларусь, Франция, Германиядә була.
Фильм төшерүдә Россия һәм Европаның бик күп фәнни консультантлары катнаша. Фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - РТның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, эшкуар һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәме белән төшерелгән.
Икенче фильм “Могила известного солдата” дип атала һәм аны Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган, “Би-Би-Си”ның Рус хезмәте корреспонденты Ольга Ившина презентацияли. Картина Ленинград һәм Смоленск өлкәләрендә, Чувашия Республикасында, Эльбрус тавында, Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендә төшерелгән.
Фильм Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның калдыкларын эзләп табып, аларны яңадан җирләү белән шөгыльләнүчеләр хакында. Әлегә кадәр 1-4 миллион Совет солдаты - хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның күбесе сугыш кырларында җирләнмичә калган...
Фильм авторлары эзләнүчеләр хакында гына сөйләп калмый, ә үз илләрен яклап һәлак булган меңләгән солдатларның мәетләре ни сәбәпле һаман җирләнмәгән, нишләп алар Россия урман-кырларында, тауларында һәм сазлыкларында ятуы, ни сәбәпле аларны күмү белән кешеләрнең үзлектән шәхси акчаларына шөгыльләнүләре хакында да сөйли. Картинаның темасы очраклы гына сайланмаган: Ольга Ившина үзе дә шундый экспедицияләрдә катнаша.
“Минемчә, безне яхшырак итә ала торган әйберләр хакында бөтен дөньяга сөйләргә кирәк. Бу кешеләр хакында аларның якыннары һәм туганнары гына түгел, ә бөтен кешеләрнең белүен, аларның күренмәс фронт сугышчылары булудан туктап, яңа буын өчен үрнәк булуларын телим”, - ди кинотасма авторы.
"Татар-информ" МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз