“Региональ массакүләм мәгълүмат чаралары эффективлык һәм конкурентлыкка таба”

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
11 ноябрьдә Екатеринбургта “Региональ массакүләм мәгълүмат чаралары эффективлык һәм конкурентлыкка таба” россиякүләм форумы эшли башлады. 
Форумның эшендә “Казанские ведомости” газетасының баш мөхәррире В.А.Якупова катнаша. 
Форумда Россиянең 62 регион вәкилләре катнаша: губернаторлар урынбасарлары, ММЧ һәм медиахолдинларг җитәкчеләре. 
Форумда төрле мәсьәләләр тикшерелде: ММЧларның хакимият һәм җәмгыять белән мөнәсәбәтләре, басмаларны тарату, нәшриятләрнең реклама, кадрлар һәм салым сәясәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International