«Республика Татарстан» газетасы журналисты Фәридә Якушева тугыз йөз россия журналистлары арасында иң яхшысы булып билгеләнде

2014 елның 17 октябре, җомга
Журналист “Минем җирем – Россия” конкурсының “Авыл һәм экология туризмны яктырту” номинациясендә җиңде. 
Тантаналы бүләкләү церемониясе 9 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын көз - 2014” күргәзмәсе кысасында узды. 
Конкурс «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” яңа федераль максатчан программасы кысасында узды. 
Конкурста 68 өлкәдән 900 якын журналист катнашты. 
Конкурсны РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырды. Аның максаты – авыл яшәү рәвешен популярлаштыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International