"Салават күпере" журналының сайты яңартылды

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
«Салават күпере» – мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Татарстан Республикасында чыгып килә торган инде 25 ел буе югары тиражга ия булган шәп журналларның берсе ул. Әлеге басманың исеме үк бәхетле һәм гамьсез балачак символына әйләнде. «Салават күпере»н укучы бала ай саен күңелле әкитләр, гыйбрәтле хикәяләр, матур рәсемнәр һәм кызык уеннар белән таныша. Туган теле аша рус һәм инглиз телләре нигезләрен өйрәнә, үз республикасыннан тыш, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче яшьтәшләре турында мәгълүмат укый, редакциягә үзенең беренче рәсемнәрен һәм шигырьләрен җибәреп, үз сәләтен башкаларга да күрсәтә. 
2014 елның октябреннән журналның яңартылган сайты (salavatkupere.com) да тулы куәткә эшли башлады. Бирегә кергән һәр кеше үзенә кызыклы хәбәр, мәгълүматны таба ала. «Нәниләргә» бүлегендә, мәсәлән, «Буяугычлар», «Өч телдә сөйләшәм», «Әкиятханә» кебек сәхифәләр урын алды. «Тәрбиячегә» бүлеге исә балалар бакчасында яки башлангыч мәктәптә эшләүче мөгаллимнәргә дәрес яки дәрестән тыш чаралар оештыруда ярдәм йөзеннән булдырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International