Төмән өлкәсе татар ММЧлары үз профессиональ клубын оештыралар

2014 елның 10 октябре, җомга
Түгәрәк өстәл Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсендә үтте. 
Очрашуда төп милли ММЧ вәкилләре булды. Алардан башка Төмән өлкәсенең мәгълүмати политика депертаменты директоры Александр Новопашин, милләтләр эшләре буенча комитетының рәисе Евгений Воробьев, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре һәм галимнәр булды. Алар милли ММЧларның проблемалары турында фикер алыштырдалар. 
Хәзерге көндә Төмен өлкәсендә 10 якын татар ММЧсы бар. Аларның кайберләре инде 50 елдан артык чыга. Киләсе елда “Яңарыш” газетасы 25 еллыгын бәйрәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International