«Хокук доньясында бала» республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы игълан ителә

2014 елның 10 октябре, җомга
«Хокук доньясында бала» республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы БМОның балалар хокуклары турында конвенциясен популярлаштыруга юнәлгән. 
Конкурс 2014 елның 8нче октябреннән 20нче ноябрьгә кадәр үтәчәк. 
Конкурсны ТР ның бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкиле, ТР Фән һәм мәгрифәт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыралар. 
Конкурста катнашыр өчен 8 ноябрьгә кадәр видеоролик белән заявканы алдагы адреска җибәрергә кирәк: 420036, Казан, Тимирязев ур., 8а, яки e-mailга: rcvr2014@mail.ru 
Конкурс кагыйдәләре “Конкурсы” бүлегендә һәм сайтта: http://rtdety.tatarstan.ru/rus/concurs.htm
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International