Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” ААҖның Мәскәү филиалында булды

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Буген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысасында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агнетлыгының һәм “ТНВ” ААҖның офисларын карады.  
Биналарда ремонт ясалды, заманча җиһаз урнаштырылды. “ТНВ” филиалының телемостлар, интервью һәм телетапшырулар яздыру өчен студия зонасы барлыкка килде.
 Мәскәү “ТНВ” филиалының директоры һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының вәкиле Дина Газалиева башкарылган эш турында сөйләде һәм яңа җиһазларны күрсәтте.
Мәскәүдә «Яңа гасыр» телеканалы филиалының яңа студиясе 2014 елның 4 октябрендә Корбан бәйрәменә багышланган телекүпер кысаларында файдаланылды. Киләчәк планнарда – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны киң яктырту. 
Студия дизайнында татар милли символикасы кулланылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International