Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
“Мәгариф” журналы “Авыл укытучысы-2014” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләде
2014 елның 7 октябре, сишәмбе
500дән артык мөгаллим “Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы” бәйгесендә катнашты. Конкурс таләпләре буенча сала укытучылары башта үз эсселарында яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләделәр. Икенче турга сайлап алынган ун автор өчен интернетта тавыш бирү оештырылды. Оештыручылар тәкъдиме белән, ахыр чиктә, ун автор да соңгы – хәлиткеч этапка үткәрелде. Анысында катнашучылар жюри каршында мастер-класс тәкъдим итте. Жюриның бердәм фикере буенча “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенең җиңүчесе дип Кукмара районының Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыРәмзия Бәшәрова танылды. Икенче урында – Алексеевск бистәсендәге 2нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Җамалиева. Өченче урында – Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 3нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шакиртянова.
Җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү тантанасы исә “Татмедиа” бинасында узды. Үзенең кереш сүзендә “Татмедиа” ширкәте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов белдергәнчә, ил күләмендә педагоглар өчен төрле бәйгеләр уза, ләкин укытучылар аларның барысына да эләгә дә, җиңә дә алмый. Мондый шартларда җирле, республика масштабында үтүче конкурслар мөһим роль башкара. “Авыл укытучысының дәрәҗәсен күтәрү юлында, төрле проблемаларны ачуда һәм чишүдә “Мәгариф” журналы оештырган конкурс дәвамлы булырга тиеш”, – дип искәртте ул һәм киләчәктә укытучыларны тагын да активрак катнашырга чакырды.
– “Мәгариф” журналы укытучылар тормышында актив катнашырга тиеш, чөнки журналыбыз безнең укытучыларның төп басмаларыннан санала, – дип башлады сүзен “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов. – XXI гасырда авыл шактый катлаулы чор кичерә. Шундый шартларда авыл укытучысына, авыл мәктәбенә бик зур җаваплылык төшә. Бик күп төрле миссияләр белән бергә, авыл мәктәбе әле үзенең шәһәр мәктәбеннән ким булмавын да раслап торырга тиеш. Шөкер, анда да яхшы белем бирелә, анда да менә дигән укытучылар эшли. Шушы конкурс белән без әлеге хакыйкатьне янә бер раслау максатын куйдык, максатыбызга ирештек дип уйлыйм”.
Бүләкләргә килгәндә, беренче һәм икенче урыннарны алучылар “Мелита-Сток” җәмгыяте биргән туннар белән бүләкләнде, өченче урын иясе “Татмедиа”дан I-Pad алды.
“Интертат” электрон газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз