Казанда телерадиотапшыручылар очрашуы уза

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Кичә Казанда халыкара телерадиотапшыручылар очрашуы старт алды. 
Очрашу Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионаты алдыннан үткәрелә. Очрашуда 6 илләрдән (Япония, Франция, Германия, Италия, Великобритания, АКШ) 8 телерадиокомпания вәкилләре катнаша. Аларның 3 млрд. артык гомуми аудиториясе бар. Очрашу ике көн буена Kazan-Arena стадионында узачак. Катнашучыларны башта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыров сәламләделәр. Халыкара очрашу кысаларында телетапшыручыларга ярыш объектлары, телетапшыручылар өчен сервислар күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International