Рус телендәге "Идел" журналының редакторы итеп Альбина Әпсәләмова билгеләнде

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Бүген "Идел" журналы редакциясендә яңа редакторны тәкъдим итү булды.
"Татмедиа" ширкәтенә караган "Идел" журналында моңа кадәр бер директор-баш мөхәррир иде – Рөстәм Галиуллин. Ул филиалның директоры булып һәм татар телендәге "Идел" журналы мөхәррире вазыйфасында калачак. Рус телендә басыла торган журналны язучы Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова җитәкләячәк. – Яңа мөхәррир журналга яңа сулыш өрер, эчтәлек ягыннан да камилләшер дип өметләнәбез, – диде "Татмедиа" ширкәтенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. 
Корпоратив үсеш буенча җаваплы урынбасар Сөмбел Таишева ел ахырына кадәр "Идел" журналының сайты яңарачагы, берничә яңа проект тәкъдим ителәчәге турында әйтте. 
Intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International