Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына билетлар сата башлауына багышланган пресс-конференция
2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
30 сентябрьдә, 14.00 сәгатьтә, Репспублика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгынның брифинг-залында Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына билетлар сата башлауына багышланган пресс-конференция үтәчәк.
Пресс-конференциядә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыров катнашалар.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылды.