“Эрмитаж-Казан” үзәгендә Татарстан турында төрек фильмның күрсәтмәсе узды

2014 елның 26 сентябре, җомга
“Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Вакыт юлчысы: төрекләр эзләреннән” документаль фильмның күрсәтмәсе узды. 
Фильмның авторы – Төркиянең танылган режиссеры һәм журналисты Ахмет Ешилтепе. Фильм Татарстан тарихына, халкына һәм аның гореф-гадәтләренә багышланган. Тамашачыларга өч кисәкнең икесен күрсәттеләр. 
Фильмны Монголиядә төшерә башладылар, аннары Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстән, Башкортостан һәм Татарстанда дәвам иттеләр. Үткән елның ноябрендә фильмны республикада төшерә башладылар. Авторның сүзләренчә Россия хөкүмәте һәм ТР мәдәният министрлыгы кирәкле мәгълүмат биреп нык булыштылар. Фильм беренче тапкыр Төркиянең “Ntv” каналында трансляцияләнде. 
Тамашачыларга фильм бик ошады, алар фильмның татарчага да тәрҗемәсе булсын дип теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International