Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Истанбулда “Төрки дөнья фотографлары объективында – Татарстан” фотосурәт күргәзмәсе эшли башлады
2014 елның 19 сентябре, җомга
Кичә Истанбул үзәгендә урнашкан атаклы Долмабаһчә сараеның сәнгать галереясында Татарстан белән бәйле фотосурәт күргәзмәсе ачылды. Ул агымдагы елда Казанның төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булуы уңаеннан ТӨРКСОЙ һәм Төркия парламенты каршындагы милли сарайлар музейлары оешмалары тарафыннан оештырылды. Күргәзмәдә Азәрбайҗанның Әгъдәс Баһирзадә, Төньяк Кипрның Гүләр Фидаи, Төркиянең Мәһмәт Окутан, Явуз Алтан, Мостафа Челик, Исмәгыйль Һайкыр, Нәсрин Сөйләмәз, Айгөл Окутан кебек күренекле фотографчыларының хезмәтләре урын алган. Татарстанлы фотоосталарның әсәрләре булмавы күңелне тырнап торса да, оештыручылар моның махсус шулай эшләнгәнен белдерде. Бу күргәзмә “Чит ил фотосурәтчеләре Татарстанны ничек күрә?” дигән сорауга җавап рәвешендә эшләнгән.
Экспозициядәге хезмәтләрдә күбрәк Казан шәһәренең һәм Болгар тарихи тыюлыкның күренешләрен, татар милли киемле хатын-кыз вә ир-атларның сүрәтләрен күрергә мөмкин. Шулай ук Татарстан табигате, Алабуга каласының тарихи урыннары, Татарстан дәүләт символлары, мәчет-чиркәүләр, берберсеннән матур авыл йортлары да күргәзмәнең эчтәлеген тәкшил итә. Сабан туе, икмәк һәм чәкчәк белән кунак каршылау һәм башка татар милли гореф-гадәтләре дә чарада чагылыш тапкан. Тамашачыларга бигрәк тә агачтан уеп, челтәрләп ясалган авыл өе тәрәзәләренең җыелма рәсемнәре ошады. 50дән артык “татар тәрәзәләре”нең кабатланмас үрнәкләре авторы - Исмәгыйл Һайкыр. “Төрки дөнья фотоосталары объективында – Татарстан” дип аталган бу чараның ачылыш тантанасы күренекле җырчы һәм сәнгать эшлеклесе Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы ансамбленең җырлы-биюле тамашасы белән башланып китте.
Кунакларны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләде. Ул үз чыгышында Татарстанга һәм татар халкының милли кыйммәтләренә игътибар күрсәткәннәре өчен Төркия дәүләтенә, Истанбул губернаторлыгына һәм тарихи каланың мэриясенә рәхмәт хисләрен җиткерде. Тамашачылар алдында сүз тоткан ТӨРКСОЙ оешмасы генераль сәркәтибе Дүсән Касәинов төрки дөньяда Татарстанның, Казанның һәм татар халкының әһәмияте турында сөйләде. Төрки халыкларның сәнгатен танытуга өлеш керткәннәре өчен Төркия парламенты каршындагы милли сарайлар музейлары оешмасы җитәкчесенә рәхмәт белдереп, истәлек бүләге тапшырды.
Чарага чакырылган РФның Истанбулдагы генераль консулы Алексей Ерхов та халыкны сәламләп нотык тотты. Ул ТӨРКСОЙ оешмасы эшчәнлегенең әһәмияте турында сөйләде. Татарстанның Россия Федерациясендә тоткан урынына бәя бирде, республикабызның Россия белән төрки дәүләтләр арасында күпер роле башкаруын ассызыклады. Татарларның үз милли гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклаудагы тырышлыкларына соклануын белдерде. “Төрки дөнья фотоосталары объективында – Татарстан” күргәзмәсен ачу тантанасына ИРСИКА оешмасы генерал сәркәтибе Халит Эрдән, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, шулай ук Истанбул мэриясе вәкилләре һәм күп санлы журналистлар, Истанбулда гомер итүче милләттәшләр катнашты.
Фотокүргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының декоратив-гамәли сәнгате тәкъдим ителде. Анда Әлфия Җәмилова, Илдус Гайнетдинов, Әлфия Артемьева, Светлана Гарбузова, Марина Марьянич кебек танылган осталарның соклангыч хезмәтләренә урын бирелгән. Татар милли бизәкле читек, кәвеш, чүәк, пано, кебек күн эшләнмәләр тамашачыларда зур кызыксыну уятты.
Ачылу тантанасы тәмамлангач, Төркия дәүләт телевидение каналы “ТРТ ХӘБӘР” Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән күргәзмә хакында әңгәмә корды.
“Төрки дөнья фотоосталары объективында – Татарстан” күргәзмәсе 30 нчы сентябрьдә төгәлләнәчәк.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
23
гыйнвар, 2026 ел
«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» әдәби бәйгесе «Роман» номинациясе белән тулыландырылды
Татарстанда 2026 елда «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының форматын киңәйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз