Татарстан төрки дөнья фотографлары объективында

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
17 сентябрьдә Төркиянең Истамбул каласында “Татарстан төрки дөнья фотографлары объективында” дигән фотокүргәзмә ачыла.
Күргәзмәнең тантаналы ачылышында ТӨРЕКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеинов һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнаша. 
Истамбулның Сәнгать галереясендә ачылачак проект “Казан - төрки мәдәни башкала” елы уңаеннан оештырыла. Экспозициядә сиксәннән артык атаклы фотографларның хезмәте урын ала. Алар арасында Әгдәс Бахирзаде, Мәхмүт Окутан, Явуз Алатан, Исмаил Хайкыр һ.б. 
Биредә шулай ук Татарстан республикасының декоратив-гамәли сәнгате белән дә танышырга мөмкин булачак. Танылган осталар - Илдус Гәйнетдинов, Светлана Гарбузова, Әлфия Җәмилова, Әлфия Артемьева, Марина Марьянич иҗатлары Төркия тамашачысы хозурына тәкъдим ителә. 
Халыкара күргәзмәнең тантаналы ачылышында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбле дә чыгыш ясарга әзерләнә. 
Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, күргәзмә Истамбулда 30 сентябрьгә кадәр эшлиячәк.
Intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International