Россиякүләм ENES энергоэффективлык һәм энергияне саклау өлкәсендәге проектлар конкурсы

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә Гостиный Двор территориясендә III Халыкара ENES 2014 энергоэффективлык һәм энергияне саклау форумы үтәчәк. 
Конкурсны Энергетика министрлыгы һәм Мәскәү хакимияте оештыра. Татарстан Республикасы ENES форумында инде икенче ел катнаша. 2013 елда Татарстанның 70 квадрат метрлык күргәзмә экспозициясе булды. Бу ел да Татарстан энергоэффективлык һәм энергияне саклау өлкәсендәге проектларын күрсәтәчәк. 
Конкурс 22 номинациядә үткәрелә. Конкурска 2013-2014 елларда гамәлгә кертелгән проектлар катнаша ала. 
Татарстан Республикасында конкурсны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәрә. 
Җиңүчеләр интернет-сайлау аша билгеләнәчәк. 
Сайлау 4-11 сентябрьдә Татарстастан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайты аша үткәреләчәк. 
Иң яхшы эшләрнең өчесе федераль дәрәҗәдә катнашу өчен Энергетика министрлыгына җибәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International