Быелгы VII Халыкара Цветаева укулары атаклы галимнәрнең халык өчен ачык лекцияләре белән генә түгел, 4 сентябрьдә «Аргамак. Татарстан» әдәби журналының һәм «Җәмгыятьтә танылу» гражданнар милли комитеты бүләкләрен тапшыру белән дә истәлекле булды.
«Аргамак» быел үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу датаның Елкы елына туры килүе тирән мәгънәгә ия.
«Проза» номинациясендә бүләк «Көмеш болытлар» әсәре өчен Михаил Чвановка, «Шигърият» номинациясендә шагыйрә Диана Канга, «Әдәби тәнкыйть» номинациясендә язучы Вячеслав Лютый белән Рамил Сарчинга тапшырылды.