Хат ташучыларны котладылар

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Өч номинациядә – “Иң яхшы шәһәр почта элемтәсе бүлеге”, “Иң яхшы кече шәһәрләр почта элемтәсе бүлеге” һәм “Иң яхшы авыл почта элемтәсе бүлеге” –номинацияләрендә җиңү яулаганнарны «ТАТМЕДИА»ның басма мәгълүмат чаралары буенча генераль директор урынбасары Әлфия Әдиатуллина котлады.
- Быел сезнең өчен дә, безнең өчен дә шактый катлаулы ел булды. Ләкин сезнең фидакярь хезмәтегез аркасында без көтелмәгән уңышларга ирештек. Бигрәк тә минем хат ташучыларыбыз хезмәтен билгеләп узасым килә. Чөнки алар һәрбер йортка кереп абунәчеләр белән шәхсән очраша, алар белән якыннан торып эшли. Абунәчеләр саны 20-25 процентка түбән тәгәрәр дип кайгырсак та, бәхеткә, алай килеп чыкмады. 2014 елның икенче яртысына “Татмедиа”ның гомуми тиражы 300 мең тирәсен тәшкил итә, – диде Әлфия ханым. Шулай ук ул абунәчеләребезгә дә олы рәхмәтен дә җиткерде. Иң күп газет-журнал алдыручылар Түбән Кама, Әлмәт, Ленингорск, Азнакай шәһәрләрендә яши икән.


Бүләкләнүчеләр арасында Халисә Галимҗанова да бар. Ул Саба районы Корсабаш авылында менә инде 14 ел хат ташучы булып эшли. “Иң яхшы авыл почта элемтәсе бүлеге” номинациясендә беренче урын яулаган Халисә үз эшен җиренә җиткереп, зур осталык белән башкара. Хат ташучы һөнәренең уңай якларын гына күрә. Һәрвакыт хәрәкәттә, ә хәрәкәттә – бәрәкәт, ди ул.

- Соңгы вакытта газета бәяләре кыйммәтләнде. Шуңа күрә авыл халкын газет-журналларга яздыру бик ансат дип әйтмәс идем. Кеше белән һәрвакыт уртак тел табып эш итәргә кирәк. Газеталарның нәрсә хакында бәян итүләреннән почтальоннарга һәрвакыт хәбәрдар булып торырга кирәк. Корсабашлылар бигрәктә район газетасына языла. Газеттагы мәкаләләрне укып та күрсәтсәң, “Әйдә мине дә шуңа яздыр әле, бигрәк кызыклы икән”, – дия-дия языла бит алар. Аллага шөкер авыл халкы укырга хирыс, – дип шатлыгы белән уртаклаша җиңүчебез.


Корсабаш авылында 135 ләп хуҗалык исәпләнә. Шуның 90 проценты республикада чыгып килүче көндәлек матбугатны алдыра. Биредә яшь гаиләләр дә бар. Алар исә балалар матбугатын да үз итә икән. Интернет та алар өчен ят нәрсә түгел. Башлыча яшьләр интернеттан мәгълүмат ала, дип белдерә хат ташучыбыз.

Саба районы Корсабаш халкы инде 2015 елның беренче яртысына да языла башлаганнар икән.

Intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International