«Яңа гасыр» телекомпаниясе чыгарган яңа телевизион проектларына багышланган пресс-конференция

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
28 август көнне, 15.00 сәгатьтә, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Декабристлар ур., 2) «Яңа гасыр» телекомпаниясе чыгарган яңа телевизион проектларына багышланган пресс-конференция үтәчәк. Проектлар “2014-2020 елларга Татарстанда телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча программасы” кысаларында чыгарыла. 
Пресс-конференциядә ТРның мәгрифәт һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм “Яңа гасыр” телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International