Иртәгә, 27 август 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” МА нда “Незаметные герои неизвестной войны” фильмын әзерләүчеләр белән онлайн режимда матбугат конференциясе була. Мәскәү (ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге) – Казан (“Татмедиа”) видеокүпере барышында журналистларның сорауларына фильмны әзерләүчеләр Фәридә Корбангалиева һәм Максим Шәрәфетдинов җавап бирәчәк, сценарий авторы һәм режиссер - Денис Красильников.
Матбугат конференциясеннән соң “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында фильмның интернет-презентациясе тәкъдим ителә.
Аккредитация узу өчен pr@tatar-inform.ru адресына заявка бирергә кирәк.
“Незаметные герои неизвестной войны” документаль фильмы татарларның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуына багышланган. Фильмны төшерү төркеме Санкт-Петербург, Казан, Оренбург, Калининград шәһәрләрендә, Литва, Белоруссия, Франция, Германия кебек илләрдә булган.
«Татар-информ» мәгълүматы буенча