27-31 август көннәрендә Казанда төрки телле әдәби журналлар форумы узачак. Форумга 13 илдән һәм Россия төбәкләреннән 33 төрки әдәби журналның җитәкчеләре килер дип көтелә.
Татарстан Милли музеенда 28 август көнне форум ачылышында Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика матбугат һәм массакүләм комуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, «Евразия» язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы, шулай ук мөхтәрәм әдәбитячылар катнаша.
«Төрек дөньясы: тарих һәм әдәбият» дигән темага багышланган конференциядә исә Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Төркиянең «Кардәш каләмнәр» журналының редакторы Али Акбаш, Үзбәкстаннан Тахир Каххар һәм башкалар чыгышларын тыңларга мөмкин булачак.
Форум делегатларына Казанга сәфәрләре вакытында Милли музей экспозицияләрен күрсәтәчәкләр. Шулай ук, чарага җыелган кунакларны Казан белән таныштырачаклар, аларны Болгарга экскурсия дә көтә. 30 август көнне исә форумчылар Республика көне уңаеннан узган бәйрәм чараларында да катнашачак.
«Intertat.ru» мәгълүматы буенча