Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Проектлар
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары картасы
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Бөгелмәнең балалар паркында “Читающая Бугульма” китап фестивале узды
2014 елның 22 августы, җомга
Августның уналтынчы числосында Бөгелмәдә яңа бер матур традициягә нигез салынды кебек – Ял һәм мәдәният паркында китап фестивале узды.
Чара киң колачлы итеп әзерләнгән: мәйданда алты китапханәгә, шул исәптән Иске Исаково, Восточный һәм башка авыл китапханәләренә, Я. Гашек музее, “Оста куллар” клубы әһелләренә аерым биләмә бирелгән, шунда ук китап сәүдәсе гөрли. Катнашучылар арасында Карабаштагы Һ. Атласи исмендәге музей-китапханә хуҗасы Фазыл Вәлиәхмәт, милли киемнәренә киенгән үзбәк, төрекмән диаспорасы вәкилләре (алар күренекле язучы-шагыйрьләре турында мәгълүмат бирделәр), төрле иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүче үзешчән артистлар бар иде. Шулай ук Алтай өлкәсе, Мәскәү, Казан кунаклары чыгыш ясады, җырлар, шигырьләр рус, татар, башкорт, мордва, чуваш телләрендә яңгырады. Мондый фестивальләр, үзәкләштерелгән китапханәләр системасының маркетинг бүлеге мөдире Елена Шәрипова әйтүенә караганда, моңа кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә генә үткәрелгән, ә кече шәһәрләрдә әле бу тәҗрибәнең булганы юк икән. Димәк, Бөгелмәдәге китап фестивале, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә шундый беренче “коймак” дип саналырга хаклы.
Бөгелмә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Наилә ханым Шәрәпова бу чараның олы матур традициягә нигез салынуы дип атады, бәйрәм алдагы елларда да оештырылачак дип ышандырды. Фестивальне оештыручыларның максаты бер иде: КИТАП галиҗәнапләрен олылау, пропагандалау. Ә биредә, аңа өстәп, китапханәләрнең, кайберәүләр уйлаганча, китаплар саклана торган соры кәгазь тузанына күмелгән бина гына түгел, ә заманча җиһазланган, күпкырлы эшчәнлек алып барыла торган кайнап торган мавыктыргыч бер дөнья икәнен күрсәттеләр. Шунысы игътибарга лаек, күпләр уйлаганча, “китап-газетаны хәзер олы яшьтәге кешеләр генә укый инде” дигән карашның һич дөрес түгеллеге дәлилләнде, чара яшьләр өчен дә бик кызыклы узды. Шулай ук фестиваль халыклар дуслыгы рухы белән сугарылган булуы белән дә әһәмиятле иде. Янәшәдә генә снарядлар шартлаган, ата – улны, ана кызны белмәгән бу заманда монысы аеруча мөһим икәнлеге бәхәссез.
"Бөгелмә авазы" гәҗите мәгълүматы буенча.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2021 ел
Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатты
Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коронавируска каршы вакцинациянең беренче этабын узды.
Сәлимгәрәев: Радио хезмәткәрләре Татарстан һәм Россиянең тормыш ритмын тоярга булыша
Радио өлкәсендә энергиясе ташып торган һәм талантлы кешеләр хезмәт итә, алар үз эшен ихлас күңелдән ярата һәм тормыш ритмын тоярга ярдәм итә. Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев 7 майда билгеләп үтелә торган Радио көненә багышланган котлау сүзендә шулай дип белдерде.
28
апрель, 2021 ел
«Татмедиа»да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп йөрәк сурәте кабынды
«Татмедиа» бинасы тәрәзәләрендә йөрәк сурәте барлыкка килде. Шулай итеп журналистлар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
26
апрель, 2021 ел
Айдар Сәлимгәрәев шагыйрь Зәки Нури каберен тәртипкә китерде
Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Казанның Арча зиратында күренекле татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури һәм аның тормыш иптәше Валентина Нуретдинова каберләренең чардуганын буяды, кабер ташларының тузанын сөртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз