Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша онлайн-режимда трансляцияләнәчәк.
Чара бүген кичке 5тә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырыла. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашыр дип көтелә.
Онлайн-трансляция Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында оештырылачак - www.prav.tatarstan.ru.
МА Татар-информ