Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
“Салават күпере” журналы укучыларына бүләкләр өләште
2014 елның 19 августы, сишәмбе
Журнал киләсе елга юбилеен билгеләп үтәчәк
Бүген “Салават күпере” журналы үзенең нәни укучыларына кабат бүләкләр өләште. Журналның редакция коллективы уздырган “Әптчи, чумадан!” конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Бу конкурсны редакция хезмәткәрләре балаларны халык авыз иҗатына тагын да якынайту, тарту максатыннан оештырган. “Без, ай саен диярлек, нинди дә булса конкурс үткәрәбез. Октябрь аенда тагын бер, ә декабрьдә өч бәйгебезгә йомгак ясалачак”, - дип планнар белән бүлеште баш мөхәррир урынбасары Зилә Хөснетдинова.
“Әптчи, чумадан!” конкурсы март аенда башланып киткән һәм анда йөзләгән бала үзләренең иҗат җимешләрен юллаган. Бәйгедә Айгизә Әхәтова (Казан), Ришат Габдрахманов (Арча районы, Яңа Кенәр авылы), Рузил Шәмсемөхәммәтов (Сарман) җиңүче дип табылган.
Яңа Кенәр егете Ришат Габдрахмановка әле 7 генә яшь, быел ул мәктәпкә укырга бара. Шуңа да карамастан, журналның бер битен дә калдырмыйча укый, аңа аеруча әкиятләр ошый икән. Мондый бәйгеләрдә беренче генә катнашмый инде: элегрәк рәсемнәр конкурсында катнашып, җиңү яулаган булган.
“Әптчи, чумадан!” бәйгесендә җиңүчеләргә исә үз буйлары кадәр уенчыклар, дипломнар тапшырдылар. Шулай ук, “Сәлword” бәйгесендә җиңгән Балык Бистәсе кызы Әдилә Габделхакованы да “Сәләт” яшьләр үзәгенең махсус бүләге һәм “Салават күпере”ннән курчак белән бүләкләделәр. Балалар белән редакциягә килгән әти-әни, әби-бабайларга журналның баш мөхәррире Зиннур Хөснияр үзенең китапларын бүләк итте, балаларга матур теләкләрен җиткерде.
“Салават күпере” киләсе елга үзенең юбилеен билгеләп узачак. Журналны чыгару идеясе 1989 нчы елның октябрь аенда туа, ә 1990 нчы елда исә басма беренче саны дөнья күрә. “Ул вакытта журнал чыгару бик авыр, моның өчен Мәскәүдән рөхсәт алу кирәк иде”, - дип искә алды, беренче тапкыр журнал чыгарган көннәрне хәтердә яңартып, баш мөхәррир Зиннур Хөснияр. Журнал беренче саннарыннан ук кыйммәтле кәгазьдә, матур эшләненелешле һәм төсле булып чыга башлый. Ул вакытта ук 20 мең тираж җыйган журнал бүген дә үз укучыларын югалтмый. Татар телендә балалар өчен чыга торган бу басманы 12 яшькә кадәрге укучылар үз итә. Журнал хезмәткәрләре үзләре дә мәктәпләргә, балаларның өйләренә барып, укучылары белән аралаша, элемтәне югалтмый. “Журнал һаман да популяр булып кала. Без үткәрә торган бәйгеләрдә йөзләгән бала катнаша: бу аларның журналны яратуларын сөйли.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән үткәргән конкурска гына да меңнән артык баланы җәлеп итә алдык”, - ди баш мөхәррир.
25 еллыгын алар балалар өчен зур бәйрәм рәвешендә билгелән үтәргә планлаштыра. Ни әйтсәң дә, татар балаларын тәрбияләүдә, аң-белемнәрен арттыруда, дөньяга кызыксыну уятуда катнашуына чирек гасыр була!
МА Татар-информ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанның җыелма командасы «Полиграфия технологияләре» буенча җиңү яулады
Новосибирск шәһәрендә «Профессионаллар» чемпионатының юниорлар өчен «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча йомгаклау (регионара) этабы төгәлләнде
2
апрель, 2026 ел
Илдар Миргалимов: Ясалма фәһем медиаландшафтны үзгәртә
Ясалма фәһем яшь буын арасында популяр, бигрәк тә 25 яшьтән яшьрәкләр арасында.
РВФ 2026 кысаларында Казанның төп җитештерү һәм фәнни объектларына техник визитлар узачак
Программада – Иннополис шәһәренә, Казанның эре технопаркларына, университет лабораторияләренә һәм югары технологияле производстволарга бару.
1
апрель, 2026 ел
«Татмедиа»да дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация күтәрү программасы кысаларында укулар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз