Бүген “Шәһри Казан” газетасының күргәзмәләр залында “Берләшү” дип аталган күргәзмә ачылды

2014 елның 15 августы, җомга
Проектның авторлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Владимир Попов һәм Төркия университеты студенты Гөлназ Исмәгыйлова.
Владимир Попов – ислам сәнгатендә иҗат итүче Татарстанда беренче һәм бердәнбер рус рәссамы. Аның хезмәтләре Татарстан музейлары фондларын гына түгел, ә дөньяның башка ил коллекционерлар тупланмаларын бизәп тора. “Заманча ислам рәсем сәнгате гореф-гадәтләрендә, жанрында һәм ислам каллиграфия эстетикасында иҗат итүче Татарстанда беренче һәм бердәнбер рәссам. Ул иҗат иткән образлар ачык һәм шундук җәлеп итүчән, эпик формасы ягыннан мәһабәт, соклангыч, хиссилек ягыннан тирән, алар үткән һәм бүгенге мәдәниятне бик табигый төстә берләштерәләр. Бүгенге күргәзмәдә рәссамның укучысы Гөлназның да хезмәтләрен күреп сөендек. Димәк, буыннар чылбыры өзелми дигән сүз”, – диде күргәзмә ачылышында сәнгать белгече Розалина Шаһиева. 
Кылкаләм остасы Владимир Попов – дөньякүләм күренекле каллиграф, бик тә үзенчәлекле, оригиналь шамаил һәм тугралар авторы. Ислам тематикасына ул олыгаеп килә һәм аз гына вакыт эчендә бу өлкәдә үзен профессиональ буларак таныта. Сугыш кырларын кичкән, сугыштан соңгы елларда (50 ел!) комсомол оешмасында хезмәт куйган иҗатчы дөньяның мәгънәсен матурлыкта һәм татулыкта дип саный.
Сәнгать сөючеләр игътибарына тәкъдим ителгән күргәзмәдә аның укучысы татар кызы Гөлназ Исмәгыйлованың хезмәтләрен күрергә мөмкин булды. Гөлназ – Владимир аганың бердәнбер укучысы икән. Яшь, талантлы кыз белән әле ул икенче ел гына шөгыльләнә. Ә инде Гөлназ үзен тәвәкәл, уйлый белүче, образларны төгәл җиткерә ала торган иҗатчы буларак танытырга да өлгергән. Кызның бу сыйфатлары мөгалимне аеруча сокландыра. Күргәзмә ачылышында сәнгать белгечләре Гөлназның ритм-рифма тойгысы һәм орнаментальлеге көчле булуына басым ясадылар. Гарәп язуын төрле образлар тудыруда оста файдалануына сокландылар. Киләчәк иҗатында яшь авторга татар, төрек шагыйрьләренең шигырь юлларын кулланырга дигән фатыйхаларын бирделәр. 
21 яшьлек кызның бу беренче күргәзмәсе генә түгел икән инде. Минск, Казан, Азнакай, Стамбул һ.б. калаларда шәхси күргәзмәләр оештырырга өлгергән. – Каллиграфия сәнгатенә Владимир Александрович аркасында килдем дисәм дә ялгыш булмас. Лицейда укыган чагында ук ул безгә күргәзмәләре белән килә торган иде. Аның хезмәтләрен күргәч тә бу сәнгать төренә гашыйк булдым, - ди студент кыз. Беренче зур эшен Гөлназ әле былтыр гына иҗат иткән. Ислам сәнгатенең катлаулы , нечкә яклары да кыз баланы куркытмаган. Гади кеше бу язуларны бизәк итеп кенә дә кабул итә ала. Әмма катлы-катлы сюжетка корылган һәр картинаны белгечләр табышмак чишкән кебек мавыгып күзәтә. “Максатым – кешеләр әсәрләремне карап җаннарына тынычлык алсын иде. Дөньяда иң мөһим әйберләрнең берсе – иман һәм матурлык дип саныйм. Шуны тоеп яшәү үзе бер бәхет бит ул”, – дип фикерли Гөлназ. 
Төркиянең ERCIYES дәүләт университетында белем алучы кыз гарәп телен тирәнтен өйрәнә. Шулай ук биредә традицион каллиграфия серләренә төшенә. 
 “Интертат” газетасы мәглүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International