Социаль экологик реклама буенча “Саф караш” 3-нче ачык республика яшьләр конкурсы

2014 елның 1 августы, җомга
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы социаль экологик реклама буенча “Саф караш” республика яшьләр конкурсын үткәрә. 
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология даирәсендәге теге яки бу проблемага үз карашларын белдерү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Конкурста Россия Федерациясе гражданнары, 35 яшькә кадәр булган яшьләр (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала. 
Номинацияләр: 
1. социаль видеоролик 
2. кыска метражлы фильм 
3. социаль плакат 
4. фотоэшләр 
5. гаджетка төшерелгән видео 
 Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International