Татарстанда “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” фотоконкурсы флэшмоблары марафоны старт алды

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Бүген Казан үзәгендә, Гумилев һәйкәле янында “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” республика фотоконкурсы кысаларында “Без шундый төрле, ләкин безне республикабыз берләштерә” флэшмоблары марафоны старт алды.

“Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия”се активистлары проектны алга җибәрү максатыннан, шәһәрнең барлык районнарында һәм бөтен республикада флэшмоблар уздырачак.

“Якындагы ике атнада Казанда узачак флешмоблар марафоны кечкенә яшьтән патриотлык һәм Татарстанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән бу искиткеч проектка мөмкин булганча күбрәк кешеләрне җәлеп итәчәк. Бүген бу фотоконкурска күп оешмалар – “Команда 2013” хәрәкәте волонтерлары, “Кадровый резерв” проекты вәкилләре, ТР Халыклары Ассамблеясе, ТР Халыклар дуслыгы йорты, “Сәләт” халыкара форумы катнашучылары кушылды. Без шуны онытырга тиеш түгел: без Татарстан исемле бер зур гаилә, һәм без бергә һәм бердәм булырга тиеш”, - дип сөйләде “яшь гвардияче” Диләрә Камалова.

Марафон башланыр алдыннан шәһәрнең үзәгендә “Без шундый төрле, ләкин безне #безнең республика берләштерә” (“Мы все такие разные, но нас объединяет #нашареспублика”) исемле баннер урнаштырдылар, активистлар үтеп баручыларга аның фонында фотога төшәргә тәкъдим иттеләр.

Марафон вакытында төшерелгән фотосурәтләр «#нашареспублика» ВКонтакте социаль төркемендә урнаштырылачак.

“Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” төбәк бүлегенең Казан штабы җитәкчесе Андрей Губанов “Татар-информ” МА хәбәрчесенә сөйләгәнчә, мондый чаралар Казанның җиде районында узачак, анда яшьләр оешмасының район бүлекләре урнашкан, һәм марафонда 10 эре сәүдә үзәге катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International