“Казан” гаилә үзәге янында 204 кв.м мәйданлы бульвар газетасы барлыкка килде

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда үзенчәлекле арт-объект барлыкка килде. Бульвар газетасының барлыкка килүе Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына багышланган, аңа нәкъ 1 ел калды.

Бәйрәм кунакларына арт-объектның берничә метрга сузылган колонкалары белән танышу мөмкинлеге бирелде. Газета юллары өстендә рәхәтләнеп йөреп була – “басма орган” цифрлы басма өчен пленка һәм саклый торган ламинат белән капланган композит панельләрдән ясалган корылмадан тора.

Арт-объект мәгълүмати функцияне дә башкара. Мәсәлән, монда хәбәр ителгәнчә, Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру көнендә ярдәм итәргә теләгән 2,5 мең кеше җыелачак, аның 500е – Россия һәм чит ил дәүләтләреннән волонтерлар, якынча 2 мең яшь кеше Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән булачак.

Бульвар газетасын ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин катнашты, ул билгеләп үткәнчә, Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру – икеләтә хөрмәт. “Мондый чемпионат Советлар Союзында да, Россиядә дә узмады. Без беренче булачакбыз”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.

Аның фикеренчә, яңа бульвар газетасы бик нык хәбәрдар кешеләр өчен дә кызыклы булачак.

Журналистлар моңа провокацион сорау бирделәр: “бульвар газетасы” үзе бик үк уңышлы мәгънәгә ия түгел. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу аны бер дә борчымый, “бульвар” сүзен кайсы яктан карыйсың бит: “Мин бульварлар турында сөйләгәндә, аларның матур тәрбияләнгән күренешен, хатын-кызлар үзләренең тормыш иптәшләре яки сабыйлары белән йөри торган урынны күз алдында тотам. Мин нормаль гаилә кешесе буларак, яхшылык турында гына уйлыйм”.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, Казанда беренче тапкыр хайдайвинг буенча дөньяның беренче кубогы уза. Казанга 35 көчле спортчы киләчәк. Ир-егетләр 27 метрдан, хатын-кызлар 20 метрдан сикерәчәк. Бу искиткеч вакыйга Кремль астында уза.

Шәһәр мэры бераз ачыклык кертте һәм кисәтеп куйды. Аның сүзләренчә, бүгенгә булачак 35 экстремал теркәлү узган, алар 9 катлы йорт биеклегеннән сикерергә җыена. Ләкин алар кебек эшләмәскә киңәш итте ул казанлыларга.

А.Кадыйров хәбәр иткәнчә, 8 нче августта Игенчеләр сарае алдында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен зур мәдәни-күңел ачу чарасы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International