Россия Олимпия комитеты “Татар-информ” МА коллективына рәхмәт белдерде

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Коллектив Сочидагы XXII Олимпия кышкы уеннарын оператив һәм югары профессиональ дәрәҗәдә яктырткан өчен билгеләп үтелә.

“Журналистларның бик яхшы эшчәнлеге ярдәмендә безнең ил гражданнары Олимпиаданың барлык вакыйгаларын күзәтеп, Россия җыелма командасы өчен җан атып кына калмады, ә зур спорт бәйрәме атмосферасын, Сочида безнең Олимпия спортчыларының матур җиңүләренә катнашы булуын тоя алды. Сезгә яңа иҗади уңышлар телим һәм алдагы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметемне белдерәм”, - диелә Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков имзалаган хатта.

Шулай ук “Татар-информ” МА хәбәрчесе Алсу Сафина Александр Жуков имзалаган Россия Олимпия комитеты грамотасы белән бүләкләнде. Билгеләп үтик, безнең агентлык журналисты  ТР ММЧның Сочидагы Уеннарга аккредитацияләнгән бердәнбер вәкиле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International