Юрий Шабановны “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина һ.б. озата йөрде. Ньюсрум буйлап экскурсияне “Татар-информ” МА генераль директоры урынбасары – рус телендәге мәгълүмат редакциясе баш мөхәррире Ләйсән Абдуллина уздырды.
Фәрит Шаһиәхмәтов кунакка хәбәр иткәнчә, 1990 нчы еллар башында Татарстанда үз мәгълүмат агентлыгы барлыкка килгәч, төбәкләр өчен мондый идея акылга сыймаслык иде. Агентлыкның үсеше һәм бүгенге эшчәнлеге турында Л.Абдуллина сөйләде.
Юрий Шабанов игътибар белән брифинг-залны, ньюсрумны карады, офисның техник мөмкинлекләре белән танышты. Шулай ук ул сайтның контенты, агентлыкның аудиториясе белән кызыксынды. “Сездә барысы да бер урында җыелган, барысы да күләмле”, - дип билгеләде ул сайт эшен.
Соңыннан делегация “Татмедиа” ААҖ бинасындагы журналлар редакциясенә, “Идел-Пресс” басмаханә-нәшрият комплексына юнәлде.