Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
«TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр фестивале – Казанда
2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Бүген кичке 7дә Татарстан башкаласының “Казан” милли-мәдәни үзәгендә «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы узды. Чараны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин башлап катнашучыларны сәламләгәннән соң, ТР Пермьер-министры Илдар Халиковның котлавын укыды. “TURKVIZION” фестивален үткәрү Татарстан тарихына кереп калачак. Бу фестиваль музыка сәнгатенә бик зур өлеш кертә. “TURKVIZION” максаты — төрки халыкларны берләштерү һәм халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Казанда бу чараны уздыру төрки халыкларны берләштерүдә тагы да ярдәм итәчәгенә ышанам”, - диелгән иде котлауда.
Фестивальне тәкъдим итү чарасында ТР Парламенты депутаты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев та катнашты. Ул фестивальне җыр бәйрәме дип атады һәм җырның барлык халыкларны да берләштерергә сәләтле булуын әйтте. “Һәр халыкның үз көе, үз җырлары бар. Әмма әлеге фестивальдә барлык җырлар да уртакка әйләнә. Без бер-беребезне, җырларыбызны аңлыйбыз икән, димәк бу фестиваль безне барыбызны да тагы да берләштерәчәк”, - диде ул.
Бу кичне шулай ук "Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, «ТМВ ТV» телеканалының башкарма директоры Сәмир Корбанов та чыгыш ясады.
Чара кысаларында бәйгене оештыручы ТМВ ТV һәм халыкара телеканаллар арасында килешү төзелде. Әлеге килешү нигезендә бу телеканаллар дөньяның төрле төбәкләрендә сайлап алу турлары үткәреп, 19нчы ноябрьдә уздырылачак ярымфинал һәм 21нче ноябрьгә билгеләнгән финалны туры эфирда күрсәтәчәк. Килешү “АТВ” (Әзербайҗан), “ТРТ Аваз” (Төркия), “Музон ТВ” (Казакъстан), “КТРК” (Кыргызстан), “Тарана Рекордс” (Үзбәкстан), “Туркменели ТВ” (Ирак), “Генс ТВ” (Кипр ), “ГРТ” (Молдова), «Твой Мир Восток» телеканалы (Россия), «Крым» ДТРК (Россия), “Курай ТВ” (Башкортстан),“Мәйдан” музыкаль телеканалы (Татарстан) арасында төзелде.
Бүгеннән шушы барлык телеканалларда да “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014”, “Казан − «TURKVIZION» ярымфинал һәм финал оештыручысы” роликларын күрсәтә башлыйлар.
Бу бәйгенең максаты — төрки дөньяның заманча эстрадасын популярлаштыру, популяр һәм халык җырларын башкаручы сәләтле җырчыларга ярдәм итү һәм халыклар традицияләрен, халыкара иҗади мөнәсәбәтләрне, үзара эшчәнлекне үстерү.
Катнашучыларны сайлап алу турлары һәр төрки төбәктә узачак. Аны узган артистның эше Казанга җибәрелә һәм Татарстан башкаласында Төрки телдә җырлаучы иң яхшы җырчы сайлап алына. Фестивальдә теләге булган һәр җырчы да катнаша ала, дип белдерде оештыручылар. Иң мөһиме — җырчының тавышы әйбәт булсын. Төбәкләрдә сайлап алу туры 30нчы сентябрьгә кадәр төгәлләнәчәк.
МА "Татар-информ".
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз