«Медиалогия» компаниясе 2014 елның I кварталына Татарстан медиаресурлары рейтингын әзерләде

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Медиа-рейтингның лидеры – business-gazeta.ru интернет-ресурсы. 
Гаммәви мәгълүмат чаралары өлкәсендә бәйсез тикшеренүләр алып баручы Россиянең “Медиалогия” компаниясе 2014 елның беренче кварталы өчен Татарстан медиа-ресурслары рейтингын әзерләде. Медиа-рейтингның лидеры – business-gazeta.ru интернет-ресурсы (телгә алыну индексы – 1224,43). Рейтингта «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (719,49) – икенче, «Kazanfirst» интернет-ресурсы (350,34) өченче урынны били. 
ТР Журналистлар союзы мәглүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International