Казанда «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр фестивале презентациясе үтәчәк

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
2014 елның 17 июлендә, кичке 7дә, Татарстан башкаласының “Казан” милли-мәдәни үзәгендә «TURKVIZION» II Халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү чарасы узачак
Чара кысаларында бәйгене оештыручы ТМВ ТV һәм халыкара телеканаллар арасында килешү төзеләчәк. Әлеге килешү нигезендә бу телеканаллар дөньяның төрле төбәкләрендә сайлап алу турлары үткәреп, 19нчы ноябрьдә уздырылачак ярымфинал һәм 21нче ноябрьгә билгеләнгән финалны туры эфирда күрсәтәчәк. 
 Презентациядә “АТВ” (Әзербайҗан), “ТРТ Аваз” (Төркия), “Музон ТВ” (Казакъстан), “КТРК” (Кыргызстан), “Тарана Рекордс” (Үзбәкстан), “Туркменели ТВ” (Ирак), “Генс ТВ” (Кипр ), “ГРТ” (Молдова), «Твой Мир Восток» телеканалы (Россия), «Крым» ДТРК (Россия), “Курай ТВ” (Башкортстан),“Мәйдан” музыкаль телеканалы (Татарстан) катнашачак. 
Чараның оештыручылары: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Майдан” музыкаль каналы.
МА "Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International