Гадел Вафин журналистларга ул җитәкләгән ведомство алдында торган бурычлар турында сөйләде

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
ТР сәламәтлек саклау министры төп бурычларның берсе - поликлиникаларга ышанычны кайтару дип саный. 
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин фикеренчә, татарстанлыларга поликлиникаларга карата ышанычны кайтарырга кирәк. Бу эштә яңа күп функцияле үзәкләр ярдәм итә ала, дип хәбәр итте министр бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгындагы очрашуда. 
Ведомство башлыгы ММЧ вәкилләре белән сөйләшүне соңгы берничә елда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди уңышларга ирешүеннән башлады. 
“Без бүген, чыннан да, берничә көндәшле өстенлеккә ия. Мин бу хакта һәрвакыт сөйләдем һәм моны шулай ук инновацион яктан алда барган төбәкләр дә раслый, мәсәлән, Краснодар крае. Безнең коллегалар раслаганча, Краснодар краенда башкалада гына эшләнә торган эш Татарстанда берничә шәһәрдә берьюлы башкарыла”, - дип ассызыклады министр. 
Вафин фикеренчә, бу мөһим параметр булып тора, чөнки медицина ярдәменең ачык булуы - аның әһәмиятле өлеше. 
“ТРда соңгы 5 елда тормышка ашырыла торган стратегия аңлашыла, логик һәм, әлбәттә, нәтиҗәле, - дип белдерде Г.Вафин. Моңа мисал буларак, ул демографик күрсәткечләрне китерде. - Без өч ел рәттән халыкның табигый үсешенә ирештек (2013 нче елда 10 мең 218 кеше – Т.И. иск.), туучылар саны хисабына гына түгел, ә үлүчеләр саны кимү хисабына да. Бүген татарстанлыларның гомер озынлыгы 72 елдан арта, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән югары”, - диде министр. 
Моннан тыш, баш мие кан әйләнеше начарайган авыруларга, онкологик авыруларга һ.б. ярдәм күрсәтү буенча чаралар яхшырган. “2008 нче елда без беренче һәм икенче стадияне якынча 46 процентта ачыкласак, бүгенгә бу стадияләр 54 проценттан артыгында ачыкланыла”, - диде Г.Вафин. 
Әңгәмә барышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгын борчыган проблемаларга да тукталдылар. Министр фикеренчә, төп мәсьәләләрнең берсе – сырхауханәләргә ышанычны кайтару. Вафин бу проблеманың чишелешен пациент тирәсендә барлык кирәкле структураларны җыюда күрә: “Без яңа логистика белән яңа үзәкләребездә, барлык сорауларга җавап бирү, диагностика уздыру, тикшерү һәм кирәкле дәвалау билгеләү өчен, барысын да дөрес эшләргә тырышабыз”. 
Моннан тыш, тагын бер проблема – табиблар дефициты. Г.Вафин хәбәр иткәнчә, республикада ел башына участок табибларына, педиатрларга һәм табиб-терапевтларга якынча 300 вакансия, тар белгечлекләргә 183 вакансия булган. Ведомствода кадрлар кытлыгын социаль ипотекага грантлар ярдәмендә хәл итәргә җыеналар, ул 200 табибка биреләчәк. Министр сүзләренчә, грантлар участок табибларын да, белгечләрне дә җәлеп итү өчен кулланылачак. 
“Татар-информ” МА мәгълүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International