Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Минтимер Шәймиев дөньяда иң зур басма Коръән нашире Недьян Браташевец белән очрашты
2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Ул 8-11 нче июльдә Казанда уза торган Россия китап басучылары ассоциациясе (АСКИ)конференциясендә катнашу өчен килгән.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика Фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “ARC Group” (Италия) басмаханәсе генераль директоры Недьян Браташевец белән очрашты, ул 8-11 нче июльдә Казанда уза торган Россия китап басучылары ассоциациясе конференциясендә катнашырга килгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“
ARC Group” басмаханәсе 2011 нче елда дөньяда иң зур басма Коръән әзерләде, ул хәзерге вакытта Болгарда, 922 нче елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең истәлек билгесе бинасында тора. Коръән “АКИБАНК” ААҖ идарәсе рәисе Илдар Гәләветдинов һәм “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев инициативасы буенча ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды ярдәмендә булдырылды.
Очрашу алдыннан ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакларны “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проекты һәм фондның аны тормышка ашыру буенча эшчәнлеге белән таныштырды.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев кунакларга уникаль хезмәт өчен рәхмәт белдерде: “Сезнең басмаханәдә әзерләнгән бу Коръән – безнең өчен сәнгать әсәренә караганда зуррак әһәмияткә ия, сез аны әзерләгәндә безнең барлык изге ниятләребезне исәпкә алдыгыз. Китап кына түгел, ә аны булдыру тарихы да уникаль. Коръән Татарстанга кайтканда ук РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни байлык дип табылды, аны Гиннесс Рескордлар китабына керттеләр”, - дип билгеләде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Коръән урнаштырылган Болгар тарихи-археология комплексы быел июнь аенда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Минтимер Шәймиев Недьян Браташевецка “Яңарыш” республика фондының Рәхмәт хатын тапшырды. Бу бүләккә Россия Китап берлеге вице-президенты, “ТД Папирус – Столица” ҖЧҖ компаниясенә нигез салучы Ильяз Мөслимов та лаек булды.
Недьян Браташевец, “дөньяда иң матур китапны бастыру мөмкинлеге өчен”, Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. Недьян Браташевец белдергәнчә, ул бүген, үзенең басмасына – дөньяда иң зур басма Коръәнгә тагын бер кат карау өчен, борынгы Болгар шәһәренә барырга җыена. Россия китап басучылары ассоциациясе президенты, Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, “Белый город” нәшрияты директоры Константин Чеченов Минтимер Шәймиевкә Россия китап басучылары ассоциациясенең махсус билгесен – “Китап эше попечителенә” (“Попечителю книжного дела”) сынын тапшырды.
"Татар-информ" МА маглүматы буенча.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
гыйнвар, 2026 ел
«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» әдәби бәйгесе «Роман» номинациясе белән тулыландырылды
Татарстанда 2026 елда «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының форматын киңәйттеләр.
13
гыйнвар, 2026 ел
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2027 елда Татарстан Республикасында социаль әһәмияткә ия әсәрләр исемлеге кысаларында бастырырга тәкьдим ителәчәк әсәрләрне кабул итә башлады
Әсәрләр 2026 елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.
Сәлимгәрәев: Журналистика - иҗтимагый аңны ныгыту миссиясен дә үти
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан медиа берләшмәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.
Сәфәров: Мәгълүмат чаралары көн тәртибен генә түгел, иҗтимагый кәефне дә формалаштыра
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә котлау телеграммасы юллады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз