Яшьүсмерләргә сыра, исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сату проблемасына багышланган пресс-конференция

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
8 июль көнне, 13.00 сәгатьтә, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) яшьүсмерләргә сыра, исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сату проблемасына багышланган пресс-конференция үтәчәк. 
Пресс-конференциядә катнашалар: 
ТР Сәләмәтлек саклау министры беренче урынбасары Сергей Осипов, 
Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табибы урынбасары Степан Криницкий, 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе контроль-инспекцион бүлеге башлыгы Татьяна Хабибуллина, ТР буенча ЭЭМ участковыйлар һәм балигъ булмаганнар буенча бүлекләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләрнең эшен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Насыйбуллина, 
ТР буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International