Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән “Звездный десант” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануына багышланган пресс-конференция

2014 елның 27 июне, җомга
30 июнь көнне, 13.00 сәгатьтә, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән “Звездный десант” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануына багышланган пресс-конференция үтәчәк. 
Пресс-конференциядә катнашалар:
1. Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Илдус улы Гәрәев; 
2. «Звездный десант» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы җитәкчесе Люция Равил кызы Ибраһимова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International