“Күпмилләтле Русия” VII Бөтенрусия журналистлар конкурсында «Кызыл тан” газетасы төп призны яулады

2014 елның 20 июне, җомга
Бүләкләү церемониясе Казанда V Региональ һәм милли ММЧ форумы кысаларында үтте. 
 Татарстанның Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы һәм Журналистлар берлеге оештырган Бөтенрусия дәрәҗәсендәге мәртәбәле бәйге җиденче тапкыр үтте. 
 Быел конкурска илнең 52 төбәгеннән 700дән артык эш тәкъдим ителгән. Җиде номинациядә билгеләнгән җиңүчеләр Русиянең төбәк һәм милли киңкүләм мәгълүмат чаралары форумы кысасында Казанда тәбрикләнде. Бүләкләү тантанасында Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Михаил Сеславинский, башка җаваплы җитәкчеләр катнашты. Дәрәҗәле Бөтенрусия бәйгесендә “Кызыл таң” гәзите җиңде һәм төп приз – “Лада Ларгус” автомобиленә лаек булды. 
 "Кызыл Тан” газетасы мәгълүматы буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International