Татарстанда “Алтын каләм” XIX республика фестивале башланды

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Бүген “Идел” яшьләр үзәге базасында “Алтын каләм” XIX республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале башланды.

Фестиваль ачылышы тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, конкурс жюрие рәисе Римма Ратникова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Тарасова, БРТРК ФДУП филиалы “Татарстан” ДТРК милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина һ.б. катнашты.

Римма Ратникова сүзләренә караганда, бу республика фестивале һәр катнашучы тормышында мөһим вакыйга булачак. “Төрле вакыйгалар көтелә, сез аны беркайчан да онытмаячаксыз: биредә дуслар табачаксыз. Безнең күп милләтле меңләгән гаиләбез “Алтын каләм – Золотое перо” фестиваленә рәхим итегез”, - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук жюри рәисе, талантлы яшьләр арасында бу конкурс-фестивальгә ихтыяҗ бар, чөнки ул белгечләрдән мастер-класслар алу, иҗади лабораториядә катнашудан тыш, КФУ га ташламалы шартларда укырга керү мөмкинлеге дә бирә.

Фестивальның елдан-ел сыйфат дәрәҗәсе үзгәрү турында Лия Заһидуллина сөйләде. Билгеләп үтик, БРТРК ФДУП филиалы “Татарстан” ДТРК милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе, 7 ел дәвамында фестиваль жюрие әгъзасы булудан тыш, анда катнашучылар белән мастер-классларда очраша. “Фестивальнең дәрәҗәсе күтәрелде. Беренчедән, хәзер вакыты да икенче, - яшьләр белемлерәк. Хәзер конкурста катнашу өчен бишенче сыйныф укучылары да эшләрен җибәрә. Әлбәттә, кайбер эшләр артык гади, әмма катнашучыларда потенциал бар. Алар белән эшләргә кирәклеге сизелә – алар кыю", - дип фикер уртаклашты ул. Аның сүзләренчә, конкурс Татарстан өчен генә түгел, ә, гомумән, Россия өчен уникаль. "Журналистиканың бөтен төрләре бер урында җыелган, фестивальда катнашучылар белән тәҗрибәле белгечләр шөгыльләнә. Катнашучылар журналистиканы тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйган”, - дип билгеләп үтте ул. Берничә ел дәвамында конкурста үзләрен таныткан катнашучыларга “Татарстан – яңа гасыр” телеканалларында һәм “Татарстан” ДТРК стажировка узу мөмкинлеге бирелә.

Фестивальны оештыручылар мәгълүматларына караганда, быел конкурс алты юнәлеш буенча уза. Анда катнашу өчен 44 муниципалитеттан 200дән артык эш тапшырылган. Республика жюри әгъзалары 32 муниципаль берәмлектән 127 эш сайлап алган.

Быелгы фестивальның төп темасы һәм номинациясе – “Татарстан Республикасында Дәүләт яшьләр сәясәте”. Фестивальда яшьләрнең социаль хәле, дәүләт яшьләр сәясәте өстенлекләре, иҗтимагый яшьләр оешмалары, волонтерлар хәрәкәте роле, талантлы һәм сәләтле яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр авторлары җиңүгә ирешәчәк. Шулай ук башка номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Фестиваль кысаларында яшь журналистлар ТР яшьләр эшләре һәм сорт министры урынбасары Андрей Кондратьев, ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Евгений Ефимов, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, республика муниципаль районнары башкарма комитеты вәкилләре, ММЧ һәәм республиканың яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашачак.

“Татар-информ” МА мәгълүматы буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International