Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 24 ел тулды
2014 елның 6 июне, җомга
Агентлык 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан обкомы бюросы карары белән оештырылган
Бүген "Татар-информ" агентлыгы белән танылган журналист Леонид Толчинский җитәкчелек итә башлаганга - нәкъ 9 ел.
19 май - Татарстан матбугаты көненә һәм "Татмедиа" ААҖ филиалы булган “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының туган көненә багышлап, быел 4 июньдә “Казан” гаилә үзәге түбәсенең күзәтү мәйданчыгында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры “Яңалыклар симфониясе” (“Симфония новостей”) акциясенең өченчесен оештырды. Анда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов: “Республикада мәгълүмат агентлыклары күп, әмма “Татар-информ”да язылган һәр әйбер – чын дөресе. “Татар-информ”ның киләчәктә дә зуррак үсеш алып, Татарстан Республикасының төп мәгълүмат агентлыгы булып калуын телим”, - дигән иде.
Агентлык исә 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан обкомы бюросы карары белән оештырылган. Документны обкомның беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган. ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан үз хисабына яшәгән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, оештырылган көннән бирле, татар, рус, инглиз телләрендә иҗтимагый, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни мәгълүмат тәкъдим итә. Асылда, бөтен дөнья татарлары хакында һәм татарлар өчен тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерүче үзәк буларак оешкан агентлык бүген, бер яктан, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан белән бәйләүче нәтиҗәле чара булса, икенче яктан, - Татарстан Республикасының куәтле мәгълүмат чыганагы.
Безнең мәгълүматларны республиканың һәм Россиянең йөзләгән әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары, Татарстан Президенты Аппараты, республика Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы, министрлыклар, эшлекле даирәләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре дә файдалана. Агентлыкның Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай милләттәшләребезнең тормышы һәм шушы республикада Татарстанга, татарларга бәйле үзенчәлекле яңалыкларын тиз арада җиткерү мөмкинлеге табып эшли.
Бүген «Татар-информ» сайтында көн саен Татарстан Республикасы һәм рәсми даирәләргә бәйле яңалыклар, республикадан читтә яшәүче милләттәшләргә мөнәсәбәтле хәбәрләр, күренекле сәясәтчеләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең агымдагы вакыйгаларга карашлары, татарстанлыларның көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы уй-фикерләре урын ала.
Искәртеп үтик: быел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы XVII “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” конкурсында “Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары” махсус номинациясендә җиңүче булды, журналистлары төрле иҗади конкурсларда җиңү яулап эшли.
Без 24 ел дәвамында, үз укучыларыбызга оператив һәм дөрес мәгълүмат җиткерү өчен, тырышып эшлибез, республикабыз елъязмасында эз калдырабыз ди саныйбыз. Безнең белән булганыгыз өчен, мөхтәрәм милләттәшләребез, сезгә рәхмәт.
“Татар-информ” МА мәгълүматы буенча.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз