“Татар-информ” агентлыгының һәм ТР Дәүләт симфоник оркестрының “Симфония новостей-3” уртак проектын онлайн режимда агентлык сайтында карап булачак. Чара иртәгә була.
Искәртеп узабыз: ТР Дәүләт симфоник оркестрының журналистлар өчен күчмә концертлары беренче тапкыр 2011 елда узды. Ул вакытта Александр Сладковский җитәкчелегендә оркестр тулы составта "Татар-информ" агентлыгы ньюс-румында узды. Чираттагы “Симфония новостей” Казан Кремле янында – “Кортъярд Марриотт” кунакханәсе түбәсендә узды. 2013 елда Универсиадага әзерлек белән бәйле рәвештә, андый концертны үткәрмәскә карар ителде.
“Симфония новостей-3” Татарстан матбугаты көненә (19 май) һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының туган көненә (6 июнь) багышлана.
Бу акция казанлылар һәм башкала кунаклары арасында популяр булган “Казан” гаилә үзәге түбәсендә узачак. Бу кичтә Александр Сладковский җитәкчелегендә оркестр Прокофьев, Брамс әсәрләрен уйнаячак. Бәйрәм үткәрелә торган мәйданчыкны исәпкә алып, Яруллинның “Шүрәле” балетыннан туй биюе һәм Мендельсонның Туй маршы башкарылачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәгълүматы буенча