Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
"Татмедиа" балаларга бәйрәм оештырды
2014 елның 2 июне, дүшәмбе
“Татмедиа” бинасы янындагы парк бүген чын мәгънәсендә бәхетле балачак иленә әверелде.
Биредә “Салават күпере”, “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналлары нәни дуслары өчен күңелле бәйрәм чарасы оештырган иде.
Балаларны яклау көнендә уздырылган бу гаҗәеп тамаша кечкенә малай-кызларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә күтәренке кәеф бүләк итте. Чөнки нарасыйларының кояштай балкыган күзләрен, йөзләреннән бер минутка да төшмәгән елмаюын күрү үзе бер бәхет бит!
Бәйрәм рухы паркка килеп кергәнче үк сизелә иде. Ерактан яңгыраган музыка һәм шарлар белән бизәлгән мәйданга халык бәйрәм чарасы башланганчы ук агыла башлады. Балаларны яраткан мультфильм геройлары каршы алып, могҗизалар “кыры”на озатып торды.
Парк өч шартлы мәйданга бүленгән иде. Бәйрәмне оештыручы өч журнал үзенә билгеләнгән җирдә урнашып, төрле күңел ачу чаралары оештырды. Һәр бала-чага монда күңеленә хуш килердәй уен-шөгыль тапкандыр, мөгаен. Бәйрәмгә килүчеләр төрледән-төрле бәйгеләрдә катнаша, рәсем ясый, футбол уйнау, беләзек, муенсалар үрү буенча мастер-класслар карый, йөзләренә аквагрим ясата, батутта сикерә алды.
“Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын”ның һәркайсының үз аерым мәйданы булса да, өчесенең дә максатлары бер иде. Аларның нәни дусларына бәхетле мизгелләр бүләк итәргә тырышты.
“Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов биредәге мәйданда бәйрәмнәрне елына бер тапкыр - Балалар яклау көнендә генә түгел, ешрак уздырырга кирәк дигән фикер белдерде.
Бәйрәм вакытында чараны оештыручылар һәр теләгән кешене үз басмаларына да яздыртты. Соңыннан исә, алар арасында лотерея уйнатылды. Гомумән, бүген бәйге-уеннарда катнашкан бер генә нәни дә өенә бүләксез кайтмады.
"Интертат" газетасы мәгълүматы буенча.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
«Мирас коды»: «KazanForum»да медиа өлкәсендәге яңа технологияләр турында фикер алыштылар
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында «Мирас коды: Мәгънәләрнең цифрлы эволюциясе» медиафорумы узды.
13
май, 2026 ел
«КазанФорум» мәйданчыгында «Татар-информ» фотокүргәзмәсе ачылды
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы мәйданчыгында «Татар-информ» фотокүргәзмәсе эшли башлады. Анда форум тарихындагы якты мизгелләрне күрергә мөмкин.
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге «Бәллүр каләм» XXIX Республика бәйгесе финалына чыгучылар исемлеге
Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге «Бәллүр каләм» XXIX Республика бәйгесе финалына чыгучылар исемлеге
8
май, 2026 ел
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
6 май көнне «Татмедиа» бинасында Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз