Татарстан укучылары IT-Чемпион исеме өчен көрәшләрен дәвам итәләр

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
15 мартта башланган конкурста бу арада 90 894 бала катнашты 
Яшел Үзән, Тукай, Арча, Кукмор районнары һәм Яр Чаллы укучылары конкурста иң актив катнашалар. 
Яшел Үзән райондагы Осиново авылы укучысы һаман беренчелекне тота. 
«IT-Чемпион» конкурсы кысасында укучылар олыларга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында сөйлиләр, аның белән кулланырга өйрәтәләр. 
Һәр этап нәтиҗәсе буенча һәр районнын өч укучысы ноутбук белән бүләкләнәчәк. 
ТР Фән һәм мәгрифәт министрлыгы пресс-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International