Ирек Миңнәхмәтов үзе белем алган Арчаның 1 нче мәктәбенә кунакка килде

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов үз мәктәбен буләкләде. 
Узган ел ул “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында мәктәпкә мультимедиа комплектлары, телевизор, фотоаппарат, видеокамера, маркерлы магнитлы такта һәм компьютер сыйныф бүләк иткән иде. Быел да бүләкнең саллысын сайлаган — татар теле кабинетына 400 мең сумлык җиһаз тапшырды. 
1 нче мәктәп, гомумән, Арча җире Ирек Жәүдәт улы күңелендә бары якты хатирәләре белән генә яши. Шуңа күрә ул безнең якларга сагынып кайтуын һәм күңелендәге аерылгысыз җирсү хисен басып китүен әйтә. Әле мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк ишегалдындагы Укытучы һәйкәленә чәчәкләр кую, аннан белем учагының аның эзләрен саклаучы коридорларыннан үтү, сыйныф җитәкчесе Елена Герасимова белән күрешү җитәкче өчен әйтеп бетергесез хис–кичерешләр тудыра. Укучылар белән түгәрәк өстәл рухындагы җанлы әңгәмә барышында ул әнә шул “серләрен” чиште. 
Соңыннан Ирек Җәүдәт улы “Арча хәбәрләре” газетасында һәм “Арча” телерадиокомпаниясендә булып эш барышы, борчыган мәсьәләләр белән танышты һәм үзенең киңәш–тәкъдимнәрен бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International